/ Мероприятия/ «Образ женщины в произведениях татарских писателей и поэтов»

«Образ женщины в произведениях татарских писателей и поэтов»

#ОбразЖенщиныВтатарскойЛитературе
#ЖенщинаВКниге
#АминевскаяСельскаяМодельнаяБиблиотекаШингак-Кульская сельская модельная библиотека присоединяется к межрегиональной сетевой акции «Образ женщины в произведениях татарских писателей и поэтов».
Организатор акции Аминевская сельская модельная библиотека — информационный центр по изучению, сохранению и развитию языка, истории и культуры татарского народа. Филиал «МАУК Чишминская районная межпоселенческая библиотека» МР Чишминский район Республики Башкортостан.

Сөембикә — татар халкының йөзек кашы, сөекле кызы, ихлас горурлыгы, шул ук вакытта йөрәгенең төзәлмәс ярасы да ул. Сөембикә язмышы, бер үк  вакытта, милләтебезнең йөз аклыгын һәм драматик тарихын да гәүдәләндерә. Аның яшәешендә гүзәллек, мәһабәтлек белән ачы фаҗига аралаша.

Сөембикә — халыкның олы вә әрнүле йөрәгендә, хиссият дөньясында иркәләп, буыннан-буынга тапшырыла килгән изге заты, сөенече, ышанычы, өмете. Ул – милләт аналарына, бик күп татар хатын-кызларына хас гүзәл сыйфатларны, күңел нурларын үзенә җыеп алган шәхес. Тарих хәтере башка хатын-кыз образын сакламаган диярлек. Шуңа да аның образына горур мөстәкыйльлек белән язмышка буйсынучанлык, көрәшче холкы белән гаилә учагын саклаучы, алдан күрүчәнлек белән сабырлык бергә укмашкан, халык аны үзенең әсәрләрендә үрнәк-өлге шәхес турындагы әхлакый күзаллавына якынайта, фәрештәдәй изге җан дәрәҗәсенә күтәрә. Андый шәхесләрне тарихи зарурият үстерә, замана чалымнарын өстәп, тулыландыра.

Казан ханлыгының беренче һәм соңгы ханбикәсе булган шәхес турында һәр татар кешесе, һәм татар илендә яшәүче һәр кеше белергә, балалар күңелендә аңа карата ихтирам хисләрен ана сөте белән сеңдерергә кирәк.

Сөембикә исеме белән төрле легендалар яши, шул исәптән Казан Кремлендә урнашкан манара турында риваять тә бар һәм дөнья әдәбиятларында (рус, татар, төрек) аның образын үзәккә алган күп әсәрләр иҗат ителә.

Мәсәлән, рус әдәбият белемендә Сөембикә шәхесе һәм әдәби образы турында язылган хезмәтләрдән беренчесе булып, ΧVΙ гасырда иҗат ителгән «Казан тарихы» була. Рус галимнәренең күпчелеге бу әсәрдә Сөембикә образының сәнгатьчә ничек гәүдәләнеше һәм ни дәрәҗәдә тарихи чынбарлыкка якын килү – килмәү  мәсьәләсен өйрәнгәннәр.

Ярым әдәби, ярым тарихи «Казан тарихы» хезмәтендәге ханбикә шәхесенә һәм әдәби образына бирелгән характеристика һәм бәяләмәләр моннан соңгы гасырларда мәйданга чыгачак төрле жанрлардагы һәм төрле юнәлештәге милли – әдәби версияләр өчен нигез сюжет вазифасын үтәячәк. Казан ханлыгы һәм аның ханбикәсе турында әсәрләр чылбыры ΧVΙΙΙ гасыр азагында иҗат ителгән М. М. Херасковның «Россиада» дигән эпик поэмасы белән башланып китә. Күләме һәм эчтәлеге, образлар системасының эшләнеше ягыннан бу поэма – рус әдәбиятында Сөембикә турында язылган әсәрләр арасында иң  күләмлесе һәм әһәмиятлесе.

ΧΧ гасыр башында татар халкы иҗтимагый – мәдәни яңару баскычына аяк баскач та, Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында күп санлы тарихи хезмәтләр языла, аларда документальлек өстенлек итә. Халык арасында таралган риваятьләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм мөнәҗәтләр кабат актуальләшеп, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күрә, халыкның милли аңын тәрбияләүгә хезмәт итә башлый.

1900 – 1918 нче елларда Сөембикә шәхесенә игътибар гаять дәрәҗәдә югары була. Кыска гына вакыт аралыгында  Сөембикә турында күп санда фәнни мәкалә, проза һәм сәхнә әсәрләре, шигырьләр  барлыкка килә. Бу чорда Сөембикә тарихи шәхес һәм әдәби каһарман булып кына калмыйча, татар халкының милли азатлык идеалларын үзенә  туплаган  символик образга әйләнә.

Хәзерге вакытта да Сөембикә шәхесенә карата игътибар, аның образы белән кызыксыну бик югары дәрәҗәдә. Әдәбият белеме галимнәре, тарихчылар яңадан яңа китаплар, мәкаләләр язып тора. Шуңа күрә дә Сөембикә образы актуальлеген югалтмый, ә киресенчә, халыкта милли аң үстерү дәверендә мөһим урын алып тора.

Поделиться:

Полезные ссылки